Дәрдемәнднең беренче басылып
чыккан шигыре - «Үткән көннәр» (Р. Фәхретдиннең «Әсма» хикәясенә кергән).
Шигырьләренең берничәсе 1902-03 тә «Тәрҗеман» газетасында басыла. Татар теленә
төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә («Каргалының Сибгатулла хаҗига
мәктүб» (1884) шигыре генә сакланган). Үзенең поэтик карашларын Дәрдемәнд
«Каләмгә хитаб» шигырендә билгели:
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар -
гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә!
Аның иҗатының тональлеген һәм тематикасын әдәбият
галимнәре «моңлы уйлар», «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр
әхвален бәян итү» дип билгелиләр. Дәрдемәнд лирикасында Шәрекъ традицияләре
өстенлек итсә дә, тулаем алганда, Шәрекъ һәм Гареб традицияләренең тирән
синтезы күзәтелә. Бу күренеш 20 йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәсәлән,
Г. Тукай, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй иҗатларына). Дәрдемәнд поэзиясендә бу синтез
поэтик фикерләү нечкәлекләрендә үзен нык сиздерә, мәсәлән, табигать
күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп
җиргә...»). Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да
(«Кораб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап ...», «Бу - ул ...»),
фәлсәфи-стилистик эзләнүләрдә дә сизелә. Дөньяны галәм масштабы киңлегендә
күзәтү Дәрдемәнд иҗатында, бер яктан, Рудаки һәм Гомәр Хәйямнәрнең фәлсәфи
лирикасына, икенче яктан, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» һ.б.).
Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар
ясый («Видагъ», «Бүзләрем маналмадым»). Дәрдемәнднең пейзаж лирикасы пантеистик
оптимизм белән сугарылган («Яз», «Бу - ул ...»).
Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора.
Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион
яссылыкта хәл итә. Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал
итеп Дәрдемәнд Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман
дөньясында зур абруй казанган Сөләйманны (христиан һәм яһүдиләрдә - Соломон)
ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Дәрдемәнднең күзаллавынча, аның гади кешене
кайгыртуында чагыла. Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать
гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы
һәм реалистик төгәллеге, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы,
ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән 20 йөз башы
татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.
Күренешләрне Дәрдемәнд гомумиләштерә, романтик сурәтләү
чараларыннан файдалана. Ләкин аның поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре,
детальләштерү алымнары, табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар.
Шагыйрьлек бурычы турында Дәрдемәнд дөнья әдәбиятының бөек
гуманистлары рухында болай дип яза:
Караңгы төн исә якын-ераклар,
Хәзин кальбемне вакла - як чыракълар:
Гарибләр, шәм-чыракъ күргәндә юлда,
Дисеннәр: бер заман бар булган ул да ...
(«Кыйтга»)
Дәрдемәнд иҗатын өйрәнгән кайбер галимнәр (Г. Халит) аның поэзиясендә
фатализм өстенлек итә дип исәплиләр. Мондый рух, мәсәлән, Дәрдемәнднең «Кораб»
шигырендә үзен сиздерә:
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Әсәрнең катлаулы метафорага нигезләнгән теле урта гасырлар татар
шагыйре Котбка барып тоташа.
Башка татар зыялылары (Г. Ибраһимов, Г. Камал, Г. Тукай),
социаль-эстетик идеал эзләгәндә, милләт өчен тарихи юнәлешләр турында
уйланганда, шулай ук кораб образына мөрәҗәгать итәләр. Кешелек язмышы турында
фикер йөрткәндә, бу образга Көнбатыш Европа фәлсәфәчесе А.Шопенгауэр да
мөрәҗәгать иткән. Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре
шагыйрьнең милләт язмышы өчен борчылуын чагылдыра. Үзенең кискен
драматизмы, сурәтләр тыгызлыгы, яңа строфикасы, экспрессив хисчәнлеге белән
«Кораб» шигыре Дәрдемәнд иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә күренекле
урын ала. Гомумән, котылгысызлыктан чыгу юлларын шагыйрь кешенең рухи
үлемсезлегендә һәм мәңгелек мәхәббәт хисендә күрә («Хәят»).
Дэрдемэнд турында кирэкле ботен информация да бар. Тестлар,презентация бик кызыклы эшлэнгэн.Теманы тулысынча ачкан.Бик югары бэя бирерлек блог.
ОтветитьУдалитьBorgata Hotel Casino & Spa - MapyRO
ОтветитьУдалитьBorgata Hotel Casino & Spa · Borgata Hotel 목포 출장마사지 Casino & Spa 김해 출장샵 · Borgata Hotel Casino & 대전광역 출장안마 Spa · Borgata Hotel Casino & Spa 오산 출장샵 · Borgata Hotel 전라북도 출장마사지 Casino & Spa · Borgata Hotel Casino & Spa · Atlantic City