Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) 1859 елның 23
ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр
гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп
китә. Әтисе шунда алтын прискасы ачып җибәрә. Закир башлангыч белемне гаиләдә
ала, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда төркиягә китә, Истанбул
шәһәрендә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. 1881 елның ахырында Россиягә кайткач,
абыйсы Шакир белән бергәләп, нәшрият ачып җибәрү өчен тырышып йөри. Ләкин
аларның бу теләкләре 1905 ел революциясеннән соң гына тормышка аша. 1906 елның
21 февраленнән алар "Вакыт" исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10
январеннан "Шура" исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыга башлыйлар.
Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә. Аларда төрле юнәлештәге әсәрләр, шул
җөмләдән Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич һәм,
әлбәттә, Дәрдемәнд әсәсрләре басылып килә. "Вакыт" газетасының аерым
саннарына берничә тапкыр арест, ә редакторына штраф салына. Газетаны саклап
калу өчен Дәрдемәндкә байтак тырышырга туры килә. 1912 елда шагыйрьнең абыйсы
Шакир Рәмиев фаҗигале төстә һәлак булгач, газета-журнал чыгару мәшәкатьләре
тулысы белән Дәрдемәнд җилкәсенә төшә.
Дәрдемәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ул чит илгә чыгып китми, туган туфрагында торып кала. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. Гражданнар сугышы беткәч, газета-журнал чыгару эшен яңартып җибәрү өмете белән яши.
Ул, Оренбургтан кайтканда поездда салкын тидереп, 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.

Комментариев нет:
Отправить комментарий