пятница, 30 октября 2015 г.

Шагыйрьләр солтаны - Дәрдемәнд!


Гасырлар кичте китте, ... китте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәүран!
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван
Килеп кичте җиһандан канча илләр!


      Дәрдемәндгә соклану, аны зурлау никадәр табигый булса да, аның иҗатындагы тылсым һәм табышмак әле дә ачылмаган. Ни кызганыч, киң даирәләр аны аңламый яки кабул итми диләр. Ә Дәрдмәнд иҗатын өйрәтү, тарату, сынлы сәнгатьтә, музыкада чагылдыру, аның тормышын тасвирлаган музей, һәйкәлләр булдыру һаман хәл ителмәгән. Ул үзе бөек, үзе юк та кебек...

    Аның шигырьләре, фикерләү рәвеше һәм поэтикасы татар әдәбиятының иң югары ноктасы булып таныла. Күләме ягыннан зур булмаган, әмма тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм форма ягыннан камил булган Дәрдемәнд шигырьләре төрки халыклары әдәбиятында үрнәк булып санала. 

2 комментария:

  1. бик матур, аңлаешлы булган бу, Гөлнара, молодец!)

    ОтветитьУдалить
  2. Дәрдемәнд иҗаты белән якыннанрак таныштым.Аның турында бирелгән мәгълүмат бик гади,аңлаешлы һәм кабул итү өчен җинел килеп чыккан!Булдыргансың!

    ОтветитьУдалить